Ниләр белән түлим?! Ниләр бирим?!…

Ниләр белән түлим?! Ниләр бирим?!.
Күңел түрем нурга төргән өчен.
Яратудан кала бер нәрсәм юк —
Ни хәл итим?!.» Син бер генә!»- дисең!..

Бу дәвере бәгыремне телә…
Мең яралам синең яратудан.
Бәхетеңме?! Бәхетсезлегеңме?!.
Мин тик синең өчен яратылган!..

Төннең керфекләрен саный-саный
Үз-үземнең үзәгемә үткән чакта,
Җаның тулы газиз тынлыгыңнан
Ваз кичтеңме син дә минем хакка?!

Тынлыгыңнан язып, яшен йоттың —
Җаным-тәнем сиңа насыйп булып
оттыңмы син?! Оттырдыңмы?! Белмим.
Чиктән-чиккә! Алтын урталык юк!..

Яшәү гүя рәшә. Минем гомер
Синле җанның канат кагынышы гына.
…Мин үзем дә бу дөньяда бары
Синең сөюеңнең чагылышы гына!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт